Шамилоглу Юлай

Шамилоглу Юлай

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы

Юлай Шамилоглу


1958 елда туган. Тарих фәннәре докторы, Висконсин университеты (АКШ) профессоры. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының шәрәфле доктор һәм профессоры. ТР ФАнең чит ил әгъзасы.

Юлай Шамилоглу – америкалы татар галиме һәм тарихчысы, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы, татар һәм Татарстан дәүләтчелеге тарихы буенча хезмәтләр авторы. Висконсин-Мэдисон университетында Якын Көнчыгыш буенча программа директоры һәм профессоры. Висконсин-Мэдисон университетының Үзәк Азияне өйрәнү буенча программа директоры, профессоры. Висконсин-Мэдисон университеты Урта Азия телләре һәм мәдәнияте программасының директоры, профессоры.

Юлай Шамилоглу – Үзәк Азия телләренең чагыштырма лингвистика мәсьәләләрен өйрәнүче күренекле белгеч. Төрки филология, казакъ, татар, үзбәк телләренең хәзерге һәм тарихи аспектларын, Евразиянең урта гасыр һәм хәзерге чор иҗтимагый, икътисади һәм интеллектуаль тарихын, славян, урал һәм алтай халыкларының телләрен һәм мәдәниятен өйрәнү буенча берничә программа кысаларында әлеге илләрнең мәдәният һәм әдәбият тарихы белән шөгыльләнә. 100гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән «Мөселманнар Россиядә. Исламның үсеше һәм Азия, Үзәк Азия халыкларына йогынтысы» (2006, Филадельфия), «Алтын Урда: ХIII-ХIV гасырларда Көнчыгыш Евразиядә икътисад, җәмгыять, мәдәният» китаплары авторы.

Профессор Юлай Шамилоглу тарафыннан укытучылык һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барыла. Ул АКШ, Казакъстан университетларында, чакырылган профессор буларак, студент һәм магистрантларга лекцияләр укый. Аның фәнни җитәкчелегендә 6 докторлык һәм 3 магистрлык диссертациясе якланган. Хәзерге вакытта 2 докторлык диссертациясенә җитәкчелек итә. Ул Америка төрки телләр укытучылары ассоциациясенең президенты, төрки-татар тикшеренүләре буенча вакытлы матбугат мөхәррире, Үзәк Азияне өйрәнү мәсьәләләре буенча Берләшмәне Үзәк Азия проблемаларын өйрәнү берләшмәсен нигезләүче, телләрне өйрәнү буенча АКШ Дәүләт департаментында офис консультанты булып тора.

Tatnetның Вашингтондагы актив катнашучысы, 3 ел дәвамында көн саен «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясен, күптәннән эшләүче татар форумын (tatar-l/TMG) мәгълүмат белән тәэмин итә.

Тел.: США, 8-10-1-608-848-6245

Email: uschamil@wisc.edu