2018 елның 6 сентябрендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.
     Гаяз Исхакый (1878-1954) – XX гасырда формалашкан яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, татар халкының рухи-мәдәни үсешендә, татар милли-сәяси хәрәкәтендә үзенең лаеклы урыны булган күренекле шәхес. Илле еллык әдәби, публицистик һәм сәяси эшчәнлегендә, шул исәптән Франция, Германия, Польша һәм Төркиядә яшәгән чорларда, Гаяз Исхакый иллегә якын әдәби әсәр, йөзләгән мәкалә язган, уннан артык татар газетасы һәм журналын нәшер итү эшен җитәкләгән.
     Конференция эшенең төп юнәлешләре: төрки-татар һәм дөнья әдәбиятлары контекстында Гаяз Исхакый иҗаты; Гаяз Исхакый мирасының социаль-фәлсәфи, иҗтимагый-сәяси, эстетик һәм тел үзенчәлекләре; ХХ йөзнең беренче чирегендә татар вакытлы матбугатының аякка басуы, үсеше һәм Гаяз Исхакый; милли яңарыш идеологиясе формалашу һәм Гаяз Исхакый; төрки халыкларның иҗтимагый-сәяси хәрәкәтендә Гаяз Исхакыйның урыны; Гаяз Исхакый һәм татар театры; татар зыялылары эмиграциядә; Гаяз Исхакый һәм ХХ – ХХI йөз башы татар мәдәнияте; Гаяз Исхакыйның тормышын, иҗатын өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү.
     Конференциядә катнашу өчен 100 дән артык фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит иллләрдән (Төркия, Германия, АКШ, Азербайҗан) һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Уфа, Чебаксар, Казан, Яр Чаллы һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.
    Чыгыш ясаучылар арасында – Россия Фәннәр академиясенең А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты директоры Полонский Вадим Владимирович, Гаяз Исхакыйның «Идел-Урал вакыфы» җитәкчесе Түләй Дуран (Төркия), Берлин азат университетнң фәнни хезмәткәре Цвиклинский Себастиан (Германия), Мәрмәрә университеты профессоры, фәннәр докторы Әхмәт Канлыдере (Төркия), Мимар Синан исемендәге Сәнгать университеты профессоры, фәннәр докторы Ильяс Кемалоглу (Төркия), Эгей университеты профессоры, фәннәр докторы Хатидже Ширин (Төркия), Висконсин университеты профессоры, фәннәр докторы Юлай Шамиль-оглы (АКШ), Азербайҗан Милли фәннәр академиясе Низами исемендәге әдәбият институтының әйдәп баручы хезмәткәре, фәннәр кандидаты Хураман Бахман һәм башкалар катнаша.
    Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.
     Г.Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан конференция материаллары җыентыгы, “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5 нче чыгарылыш), “Гаяз Исхаки фотографияләрдә” буклеты нәшер ителә.
Конференциянең регламенты:
- пленар утырыш (10.00 – 14.00);
- 3 секция утырышы (15.00−17.00).
Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең конференц-залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә.
Башлану вакыты - 10.00.
Регистрация - 9.00.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 590-55-93.

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ