Рахмани_Р.

Рахман Равил Файзрахманович (Равил Рахмани)

Әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәр

Филология фәннәре кандидаты

Мактаулы исеме: Татарстан Республикасының атказанган культура хезмәткәре (1999)

Равил Рахмани (РавилФәйзрахманулы Рахман (Кукушкин) 1949 елның 8 маенда Татарстан Республикасының Буа районы Адав-Толымбай авылында дөньяг килә.

1966 елдаМ.Вахитов исемендәге Буа урта мәктәбен, 1971 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген,

1974 елда шундаук әдәбият кафедрасында «Поэзиядә ассоциатив фикерләү логикасы» дигән теоретик темага диссертация яза.

1974 елдан 2002 елгача Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор, Мирас редакциясенең мөдире.

1982 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. 1985 елда Н.Г.Юзиев җитәкчелегендә Татар балалар поэзиясе үсешенә караган кандидатлык диссертациясен яклый.

Казан дәүләт Педагогия институтында, Казан Гуманитар институтында, Казан дәүләт университетында әдәбияттан татар фольклоры, әдәбият теориясе, татар балалар әдәбияты, XX йөз башы татар әдәбияты һ.б. темалар буенча төрле курслар алып бара.

2002–2005 елларда Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкиллегендә җәмәгатьчелек белән эшләү хезмәткәре буларак эшли. Бер ел дәвамында Мәскәүнең Н.Крупская исемендәге Педагогика университетында әдәбият укыта.

2005 елдан Казанда – профессионал-язучы.

2008-2012 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире,

2013 елдан шул ук Институтта – өлкән фәнни хезмәткәр. Татарстан Язучылар берлегендә Кабул итү коллегиясе әгъзасы.

Фәндә алып бара торган төп юнәлешләре:

татар фольклорының эстетик, психологик системасы, әдәбият теориясе, татар әдәбиятының бөтен жанрлары һәм барча үсеш чорлары.

Фәнни хезмәтләре исемлеге:

Балалар әдәбиятын өйрәнүгә багышланган ике китабын (1981,1984) чыгара.

2006 елда «Мең чакрымга мең чакрым» исемле 14 табаклык шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

2009 елда Р.Даутов белән бергәлектә татар һәм Татарстан язучылары турында – барысы 700 ләп иҗат биографиясен үз эченә алган 93 басма табаклы икетомлык белешмә төзеп бастыра.

«Татар әдәбияты тарихы» сигезтомлыгын чыгаруда автор проекты, томнарны төзүче һәм җаваплы редакторы (1 һәм 2 томнар Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2014; 3 том Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2015).

Бәйләнешкә керү өчен мәгълүмат:

420111, Казан, К. Маркса ур., 12.