Семинар совещание Халыклар дуслыгы йорты

8 Августа 2017
IMG_4632.jpgIMG_4646.jpg

2017 елның 8 августында Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирүче һәм татар телен укытучы мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук РФ субъетларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинар-киңәшмәсенең пленар өлеше үтте.

Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Семинар-киңәшмә Татарстанда өч көн дәвамында барды: 6 августтан 8 августка кадәр. Бу вакыт аралыгында чарада катнашучылар Казан һәм республика районнары мәгариф оешмаларында булдылар.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе, татарларның Федераль милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР ФА вице-президенты Дания Заһидуллина һәм башкалар катнашты. Дания Фатиховна "Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбияты: заман таләпләре һәм үзгәрешләр" исемендәге доклад белән чыгыш ясады. 

Утырыш барышында РФ субъектларында милли-мәдәни мәгарифне саклау һәм үстерү мәсьәләләре күтәрелде, аларны чишүдә муниципалитетларның роле билгеләнде. Барысы да Россия төбәкләрендәге төгәл мисаллар белән каралды. 

Возврат к списку