Казан федераль университетында яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыгарыла башлаган

Казан федераль университетында яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыгарыла башлаган 11 Сентября 2017
Казан (Идел буе) федераль университетында яшь галимнәр өчен фәнни журнал чыгарыла башлаган, дип хәбәр иттеләр югары уку йортының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләрен өйрәнү институтында.

«Казанский вестник молодых ученых» яңа фәнни басмасы тарих, педагогика һәм филология буенча гуманитар юнәлештәге тикшеренү нәтиҗәләрен урнаштыру өчен чыгарыла.

Журнал редакциясенең эше Казан федераль университеты магистрлары һәм аспирантлары өчен генә юнәлдерелмәгән. Биредә үз эшләрен республиканың һәм Идел буе окрыгының барлык югары уку йортлары бастыра алачак.

Басманы югары аттестация комиссиясе (ВАК) исемлегенә, киләчәктә Scopus матбугатлар базасына кертү планлаштырыла. Әлеге юнәлештә беренче адымнар ясала башлаган.
Чыганак: Татар-Информ

Возврат к списку