Исламны өйрәнү үзәге

20 Сентября 2017
2017 елның 21-22 сентябрендә Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге "Россия һәм ислам дөньясы: хезмәттәшлек итү юнәлешләре һәм хәзерге заман чакыруларына җавап эзләү" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә. 

Чара кысаларында мәдәни-дини һәм социаль-сәяси киңлектә ислам дөньясы,  мөселман берләшмәсенең үзәк районнарда һәм перифериядә үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Шулай ук радикаль идеяләрнең глобализация шартларында трансформациясе, традицион формалы исламның тарихи ретроспективада урын алган теория һәм практикасы, башка конфессияләр (христианлык, яһүди һ. б.) белән үзара хезмәттәшлек итү кебек мәсьәләләргә аерым игътибар биреләчәк.

Возврат к списку