Дуслык Ордены

28 Декабря 2017
AI3I5692.jpgТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов югары дәүләт бүләге – Дуслык орденына лаек булды.

Казан Кремлендә федераль һәм республика дәүләт бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Шул рәвешле без сезнең тырыш хезмәтегезне билгеләп үтәбез, илебез һәм республикабызны ныгытуга зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә.

Нәкъ менә үз эшенә чын күңелдән бирелгән кешеләр ярдәмендә Татарстан икътисад, фән һәм мәдәнияттә, социаль һәм башка бурычларны хәл итүдә шундый югары нәтиҗәләргә иреште, аны дөнья күләмендә таный башладылар, дип искәртте Президент.

«Мин илебез төбәкләре арасында әйдәп баручылардан берсе булган республикада яшәвем һәм эшләвем белән горурланам. Шундый югары бүләккә лаек дип тапканнары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Аны Казан дәүләт университеты ректоры һәм ТР Фәннәр академиясе президенты сыйфатында үз эшчәнлегемә куелган бәя буларак карыйм», - диде Мәгъзүм Сәлахов.


Возврат к списку