2018 Фән көне

9 Февраля 2018
3.jpg2.jpg

2017 елның 8 февралендә Татарстан Фәннәр академиясендә Фән көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. 

Татарстан Фәннәр академиясе бу көнне традицион рәвештә тантаналы җыелыш белән билгеләп үтә, чарада Академия президиумы әгъзалары, ТР ФА институтларының һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан бүлегенең фәнни хезмәткәрләре, югары уку йортлары һәм Казан фәнни җәмагатьчелеге вәкиллләре катнаша. 

Җыелыш Татарстан Фәннәр академиясе президенты М.Х. Салахов чыгыш белән ачылып китте, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары А.И Поминов һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан бүлеге директоры О.Г. Синяшин бәйрәм белән котлап, чыгыш ясадылар.

Традиция буенча ел саен уздырыла торган зур лекцияне Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты, физика-математика фәннәре докторы, профессор А.Б. Балакин укыды, ул астрофизикага багышланды, анда бу өлкәдәге казанышлар һәм киләчәктә билгеләнгән эшләр турында сөйләнде.

Алга таба чара фәнни нәселләрне хөрмәтләү белән дәвам ителде. А.Н. Туполев исем. КМТТУ-КАИ профессоры, техник фәннәр докторы Владимир Михайлович Солдаткин гаиләсе турында сүз алып барылды, 

Бәйрәм дәүләт бүләкләрен һәм Фәннәр академиясенең исемле премияләрен һәм Татарстан Фәннәр академиясенең иң яхшы яшь галимнәренә сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.



Возврат к списку