Бохараев Анастас Әхмәт улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Анастас Әхмәт улы Бохараев

1948 елда туган. ТРФАнең мөхбир әгъзасы (2008), физика-математика фәннәре докторы, профессор. ТРның атказанган фән эшлеклесе. РФАнең КФҮ КФТИның өслек физикасы һәм химиясе лабораториясе мөдире.

А.А. Бухараев – каты җисем физикасы һәм өслек физикасы өлкәсендә танылган галим. Аның радиацион буяу үзәкләренә, өслекләрне ион һәм лазер көлтәләре белән модификацияләүгә багышланган хезмәтләре белгечләрнең киң катламы тарафыннан таныла. Әлеге хезмәтләрдә аның тарафыннан беренче булып пыялада урнашкан буяу үзәкләрендә өчүлчәмле голограммалар ясау гамәлгә ашырыла, беренчеләрдән булып кварцлы пыялада ионнар белән бомбалау нәтиҗәсендә барлыкка килгән ферромагнит кисәкчекләр турында принципиаль яңа мәгълүмат алына.

Соңгы елларда А.А. Бухараев яңа юнәлешләрне уңышлы үстерә, мәсәлән, өслекнең үзлекләрен сканерлагыч зонд микроскопиясе (СЗМ) алымы белән тикшерү. 2000 елда ул КФТИда өслек физикасы һәм химиясе лабораториясен оештыра һәм җитәкли. Эзләнүләрнең бу өлкәсендә А.А. Бухараев тарафыннан сыеклык – каты җисем чигендә барган процессларны һәм микроструктураларның кабат магнитлануын тикшерү өчен СЗМнең оригиналь методлары эшләнә, аның лабораториясендә, Россиядә беренче булып, гигант магнит каршылыклы наноконтактлар алуга ирешелә. А.А. Бухараев җитәкчелегендә СЗМ рәсемнәрне компьютер ярдәмендә модельләштерү өчен оригиналь программалар төзелә, бу исә зондлы микроскопларда сурәтләрнең барлыкка килү үзенчәлекләрен тирәнрәк аңларга, микро- һәм нанокисәкчекләрнең магнитланыш структурасын билгеләргә мөмкинлек бирә. СЗМ методлары А.А. Бухараев тарафыннан биологик объектларның физик үзлекләрен тикшерү (сыек мохиттә урнашкан күзәнәкләрнең Юнг модулен үлчәү юлы белән) өчен дә уңышлы кулланыла. Аның эш нәтиҗәләре күп мәртәбәләр РФАнең иң мөһим казанышлары исемлегенә кертелә.

А.А.Бухараевның эше халыкара грантлар, Россия фундаменталь тикшеренүләр фондының, РФА һәм ТР ФА грантлары, Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык ярдәме белән дә алып барыла. Федераль ЦКПның ул җитәкләгән СЗМ бүлеге Казан галимнәре таләбе белән зур күләмдә үлчәүләр эшен алып бара. А.А. Бухараев еш кына, эксперт буларак, ТР, РФ һәм чит илдәге фәнни проектларны бәяләүгә җәлеп ителә. «Микроэлектроника» журналының редколлегия әгъзасы булып тора. 250дән артык фәнни хезмәт бастыра, шул исәптән 6 ачышы, 2 патенты, методик кулланмасы бар. А.А. Бухараев – КФТИның Д. 002.191.01 докторлык диссертация советының рәис урынбасары һәм КФТИның гыйльми совет әгъзасы.

1992 елдан алып А.А. Бухараев КДУның химик физика кафедрасында укыта, ә 2006 елдан – оптика һәм нанофотоника кафедрасы профессоры. Аның тарафыннан КДУның физика факультетында 3 махсус лекцияләр курсы әзерләнә һәм укыла, СЗМ буенча КДУ студенлары өчен махсус практикум оештырыла. А.А. Бухараев чит илләрдә лекцияләр уку өчен, пленар һәм секцион докладлар белән күп кенә халыкара һәм бөтенроссия конференцияләрендә чыгыш ясау өчен чакырыла. Аның җитәкчелегендә 10 диплом һәм магистрлык эше, 3 кандидатлык диссертациясе әзерләнә һәм яклана.

Фәнни һәм педагогик эшчәнлегендәге уңышлары өчен А.А. Бухараев «СССР уйлап табучысы» шәрәфле билгесе, РФА президентының Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 231-91-07

E-mail: а_bukharaeb@kfti.knc.ru

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ