Васильев Константин Константинович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы 

Васильев Константин Константинович


1948 елда туган. ТР ФАнең мөхбир әгъзасы (2000). Техник фәннәр докторы, профессор, РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Ульяновск дәүләт техника университетының телекоммуникация кафедрасы мөдире.

Ленинград электротехника институтын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. 1975 елда – кандидатлык, 1985 елда докторлык диссертациясен яклый.

К.К.Васильевның фәнни тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлешләре күпүлчәмле сурәтләрне глобаль мониторинг, медицина, телекоммуникацияләр, радио- һәм гидролокация мәсьәләреннән чыгып статистик анализлауга караган. Аның җитәкчелегендә билгесез параметрлы комачаулар комплексы фонында күзәтелгән сигналларны эшкәртүнең рекуррент методларын тикшерү эшләре алып барыла һәм алар Горький радиоэлемтә ФТИы, Мәскәү прибор эшләп чыгару ФТИы һәм Ульяновск механика заводы тарафыннан алынган зур заказлар белән ныгытыла.

К.К.Васильевның фәнни тикшеренү эшчәнлегенең төп юнәлеше булып күпүлчәмле челтәрләрдә бирелгән сурәтләрнең эзлеклелеген күрсәтү һәм эшкәртү тора. Аның фәнни эзләнү нәтиҗәләре илдәге һәм чит илләрдәге күп кенә зур сәнәгать предприятиеләрендә файдаланыла.

Өч йөздән артык фәнни хезмәт, шул исәптән биш монография, алты уку-укыту кулланмасы һәм егерме биш табыш авторы. Аның җитәкчелегендә 13 фән кандидаты һәм ике фән докторы диссертациясе якланган.

К.К.Васильев – докторлык диссертацияләре яклау буенча совет рәисе, ТР ФАнең Ульяновск региональ бүлегенең Президиумы әгъзасы, РТ ФАнең Ульяновск «Ноосфера белемнәре һәм технологияләр» фәнни үзәгенең Президиумы рәисе, А.С.Попов исем. АНТО РЭС Үзәк советының Президиум әгъзасы, РФАнең кибернетика буенча Фәнни советының Ульяновск филиалы «Информатика» секциясенең фәнни җитәкчесе, РФ ИФАнең Идел буе бүлегенең президиум әгъзасы, берничә журналның һәм еллык фәнни хезмәтләр җыентыгының редколлегия әгъзасы. РТФА (РАЕН) академигы.

Тел.: Ульяновск, 8(842-2) 43-91-23

Е-mai: vkk@ulstu.ru


Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ