Хәкимов Рафаил Сибгат улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Рафаил Сибгат улы Хәкимов


1947 елда туган. Фәлсәфә, тарих, политология, конфликтология, милләтара һәм кофессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре өлкәсендә әйдәп баручы галим. ТР ФАнең мөхбир-әгъзасы (2010), ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы (2011), тарих фәннәре докторы, ТР ФӘнең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. ТР ФАнең вице-президенты (2013).

1971 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1980 елда фәлсәфә буенча кандидатлык диссертациясе яклый, Мәскәү дәүләт университетының фәлсәфә кафедрасында докторантура үтә. 1991 елга кадәр КДУның фәнни коммунизм кафедрасында эшли, аннары фәлсәфә кафедрасы мөдире һәм Казан мәдәният институтының фән эшләре буенча проректоры, КПСС Обкомының идеология бүлеге мөдире урынбасары булып эшли. 1991 елда ТР Президенты Аппаратына ТР Президенты киңәшчесе булып эшкә күчә. 1996 елдан хәзерге вакытка кадәр – ТР ФӘнең Тарих институты директоры. 2009 елда докторлык диссертациясе яклый.

Р.С. Хәкимов тикшеренүләренең төп юнәлешләре – Евразия тарихын һәм, аерым алганда, татар халкы тарихын, тикшерү методологиясе, шулай ук реформалаштырылган ислам – җәдитчелекнең үсеш үзенчәлекләре. Ул “Татарстан моделе” дигән термин кертә. Бу термин, хәзерге сәясәтчеләр фикеренчә, стабильлек, этникара ризалык, Татарстанның Россия Федерациясе белән толерант мөнәсәбәтләре дигәнне аңлата.

Р.С. Хәкимов – татар халкы һәм Үзәк Евразия тарихына багышланган, инглиз, төрек, фарсы һ.б. телләргә тәрҗемә ителә торган фундаменталь коллектив хезмәтләрне бастыруны оештыручы, «Finna-Ugrica», «Татар археологиясе» һәм «Казанский федералист» фәнни журналларының шеф-редакторы. Р.С. Хәкимов җитәкчелегендә ТР ФА Тарих институты бөтендөнья буенча төрле фәнни һәм белем бирү үзәкләре белән бәйләнешләр урнаштыра, Россия Федерациясенең әйдәп баручы фәнни оешмасына әйләнә.

Р.С. Хәкимов – Россия, АКШ, Бөекбритания һәм Германиядә басылып чыккан 100дән артык фәнни хезмәт авторы.

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ