«Каюм Насыйри» персональ энциклопедиясенең текст һәм иллюстрацияләр контентлары икърар ителешенең фәнни-методик үзенчәлекләре» исемле түгәрәк өстәл булды

25.04.2024

Бүген – 2024 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында «Каюм Насыйри» персональ энциклопедиясенең текст һәм иллюстрацияләр контентлары икърар ителешенең фәнни-методик үзенчәлекләре» дип исемләнгән түгәрәк өстәл булып узды. Биредә мәгърифәтче галимнең күпкырлы эшчәнлеге яктыртылган чыгышлар тыңланды, киләчәктә аның мирасын әтрафлы өйрәнү юнәлешләре һәм бурычлары билгеләнде. Анда чакырылган кунаклардан КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыннан филология фәннәре докторы, профессор, Каюм Насыйри институты җитәкчесе Ә.Ш.Юсупова, ТР ФАнең Ислам тәгълиматы буенча тикшеренүләр институтыннан тарих фәннәре докторы, доцент И.К.Заһидуллин, «Акведук» ҖЧҖ директоры, «Каюм Насыйриның туган җирен торгызу» фонды башкарма директоры А.Н.Гобәйдуллина, Каюм Насыйри музее директоры К.Б.Хәлимова, Татарстан Республикасының халык шагыйре, журналист, публицист З.М.Мансуров, танылган шагыйрә Э.М.Шәрифуллина һ.б., шулай ук институтның фәнни хезмәткәрләре катнашты.


Возврат к списку