Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәртәбәле чара

Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәртәбәле чара 03.10.2025

Бүген, 3 октябрьдә Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Әлеге мәртәбәле чарада ТР Фәннәр академиясенең М.Хәсәнов исем. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтның өлкән гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, ТР атказанган фән эшлеклесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының К.Насыйри исемендәге премиясе лауреаты Рәмил Исламов катнашты. Ул үз чыгышында кунакларга Институт җитәкчелеге исеменнән кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерде, шулай ук  «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия»сен һәм бер үк вакытта үзе төзегән «Каюм Насыйри: биобиблиографик күрсәткеч»е турында чыгыш ясады.

Чарада шулай ук гуманитар өлкәдә әйдәп баручы галимнәр, дәүләт һәм хөкүмәт органнарында, фәнни-тикшеренү, мәгариф һәм мәдәният оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр, җәмәгать эшлеклеләре дә  катнашты.

      


Возврат к списку