Яңалыклар

 
30.04.2021

Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган республика Интернет-бәйгесен үткәрде

     2021 елның февраль-апрель айларында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган республика Интернет-бәйгесен үткәрде.

30.04.2021

Делегация из Республики Бурятия -тат

     Апрельнең соңгы көннәрендә ике регион арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга Бурят Республикасы делегациясе килде. Аның составындагы мәгариф системасы хезмәткәрләре 29 апрельдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында оештырылган очрашуда катнаштылар.

29.04.2021

Габдулла Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә

    23 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә «Габдулла Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия уздырды. Ул шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында оештырылган иде.

29.04.2021

    Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган ункөнлек кысаларында республиканың мәгариф оешмаларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият галимнәре белән очрашулар узды.
    16 апрельдә әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Айгөл Ганиева Арча муниципаль районының Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узган «Тукай укулары»нда жюри әгъзасы буларак катнашты.

28.04.2021

Габдулла Тукая в культурном пространстве XX-XXI веков тат

    Бу көннәрдә төрки дөнья бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей датасы кысаларында 23 апрель көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

26.04.2021

«2014 – 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2014 елдан башлап нәшер ителүче «Фәнни Татарстан» журналының 2021 елдагы беренче саны дөнья күрде.

Журнал З.Н. Кириллованың «Татар милли әдәби теле формалашу чорында тел-стиль чарасы буларак ияртүче теркәгечләр» мәкаләсе белән ачыла. «Тел белеме» бүлегендә юридик эшчәнлектә татар әдәби тел нормаларын куллану һәм саклау мәсьәләләре турындагы материал да урын алган. Аның авторы Ф.И. Таһирова үзенең мәкаләсендә әлеге өлкәдә татар телен куллануның активлыгы, Татарстан Республикасында суд эшчәнлегендә гражданнарның туган телгә хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге мәсьәләсен күтәрә. Мәкаләдә суд эшчәнлегендә тәрҗемә текстларын куллануның артуы һәм нәтиҗәдә әдәби тел нормаларының бозылуы билгеләп үтелә.

22.04.2021

Поездка в Дрожжановский район Э. Сафиной тат

    16–17 апрельдә филология фәннәре кандидаты, күренекле шагыйрь һәм популяр җырлар авторы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина Чүпрәле районы мәктәпләрендә укучылар-укытучылар белән очрашуларда булып кайтты. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысларында район мәгариф бүлеге оештырган әлеге чаралар алты мәктәптә (1нче номерлы Иске Чүпрәле мәктәбе, Иске Чүпрәленең күп профильле лицее, Яңа Кәкерле урта мәктәбе, Иске Чокалы урта мәктәбе, Иске Шәйморза урта мәктәбе, Марс урта мәктәбе), Яңа Кәкерле авыл китапханәсендә һәм мәдәният йортында үтте.

20.04.2021

2021 елның 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

Габдулла Тукай (1886–1913) талантлы шагыйрь, оста публицист, үткен тәнкыйтьче булып таныла һәм күпкырлы иҗаты белән ХХ йөз башы татар Яңарышына җитди өлеш кертә. Әдип иҗаты тема-мотивлар киңлеге, жанрлар төрлелеге, сурәт чаралары байлыгы белән үз чоры әдәбияты күгендә балкый. Аның нуры меңнәрнең күңелендә өмет-ышаныч хисе булып урын ала, халык бәхете, киләчәге өчен көрәшкә чакыра.

Конференция эшенең төп юнәлешләре: Тукай һәм XX-XXI гасырлар татар әдәбияты; чорның тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси мохитенә нисбәтле Тукайның шәхесе һәм иҗаты; XX-XXI гасырларда әдәбиятара, бигрәк тә төрки әдәби багланышлар; Тукай һәм милли сәнгать үсеше; Тукайны өйрәнү фәненең торышы һәм бурычлары; шагыйрь әсәрләрен дөнья халыклары теленә тәрҗемә итү; Тукайның тормышын, иҗатын өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мәсьәләләре һ.б.

Конференциядә катнашу өчен 100 гә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

16.04.2021

    «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» ачык дискуссиясе 2019 елның 23 апрелендә, 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк. Чара шагыйрьнең тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай ХХ–ХХI гасырлар мәдәни хәятында» халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында оештырыла.

15.04.2021

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы

   9 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы узды.
   Чараны ачып, Комиссия җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов иң элек сүзне Фәннәр академиясе президенты Мәкъзүм Саләховка бирде. Хәзерге вакытта Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өч бүлеге лингвистика өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр белән шөгыльләнә, һәм бу галимнәрнең эшчәнлеге Татарстандагы туган телләр өлкәсендәге барлык белгечләрнең тикшеренүләренә нигез булып тора, дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе актуаль булып кала, ә татар телен фәнни нигездә үстерү, фундаменталь тикшеренүләр өлкәсен киңәйтү, кадрлар әзерләү, аспирантларга һәм докторантларга стипендия ярдәме мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә дигән фикерләрне җиткерде М.Саләхов.

12.04.2021

Серия книг по эпиграфическим памятникам     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усмановның яңа китаплары Башкортстан Республикасының элек-электән татарлар күпләп яшәгән территорияләрендәге эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнүгә багышланган.

09.04.2021

   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегендә төзелгән яңа сүзлек дөнья күрде (Үсемлек атамаларының татарча-русча аңлатмалы сүзлеге / Илһамия Сабитова, Гөлзада Саберова. – Казан: ТӘһСИ, 2020. – 216 б.). Хезмәтнең фәнни редакторы – И.И. Сабитова.

07.04.2021

   Татар теле сүзлекләре: бүгенге көндә аларның ниндиләре бар? Нинди сүзлекләр эшләнә? Сүзлекләр ни өчен кирәк? – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикографлары Ринат Сәфәров, Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Эльвира Сафина шул хакта «Идел» журналының ютуб-каналына урнаштырылган видеороликта сөйлиләр.
   Журнал татарлар тормышындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, чаралар, фактлар турында видеороликлар сериясе чыгарып баруны планлаштыра. Бу сюжет – шул сериянең беренчесе.
   «Камус кайда туа?» дип аталган сюжетны түбәндәге адрестан карарга мөмкин: http://idel-tat.ru/news/novosti-tt/berenchese-kamus-kayda-tua.

05.04.2021

Герасимова Н. В. защита диссертации -тат

    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге фәнни хезмәткәре Наталья Герасимованы кандидатлык диссертациясе яклавы белән котлыйбыз!
   Сәнгать фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университеты каршындагы Д 212.117.10 диссертация советы утырышында 2021 елның 31 мартында узды.
   Н. Герасимова хезмәтенең темасы – «Татарстан мәдәнияте тарихында музей сәнгать коллекцияләре (1920–1930 еллар)». Фәнни җитәкчесе – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ольга Улемнова.

01.04.2021

   Язгы каникул көннәрендә «Идел буе, Урал һәм Себер татарлары: ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләре эзеннән» күргәзмәсе кысаларында ТӘҺСИнең тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Р.Р.Солтанова, О.Л. Улемнова, Л.М. Шкляева, Н.В. Герасимова тарафыннан Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы укучылары өчен экскурсияләр оештырылды.

30.03.2021

Оста кулларда киез зиннәтләнә

   23 март көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Оста кулларда киез зиннәтләнә» дип исемләнгән күргәзмә үткәрелде. Чара Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (кураторы Р.Р. Солтанова) һәм Казан шәһәре Мәдәният идарәсенең 5 нче балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан (кураторы Э.Т. Нигъмәтуллина) Г. Камал исемендәге ТДАТның «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында төрки дөньяда популяр булган үзенчәлекле сәнгать төре – традицион киез сәнгатенә игътибарны юнәлтү максатында оештырылган иде.

19.03.2021

мероприятия посвященные Г. Ибрагимову тат   Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 134 ел тулуга багышланган чаралар бу көннәрдә Татарстан һәм күрше Башкортстан республикаларында, шул исәптән әдипнең туган ягы – Башкортстаннның Авыргазы районының Солтанморат авылында узды. 

   Белем бирү оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби-музыкаль композицияләр, нәфис сүз осталары конкурслары, экскурсияләр һ.б. оештырылды.

17.03.2021

Идел буе, Урал һәм Себер татарлары

  «Московский» мәдәният үзәгендә (Казан, Авиатөзелеш районы) «Идел буе, Урал һәм Себер татарлары: ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләре эзеннән» дип аталган күргәзмә ачылды.
  Күргәзмә 11 мартта ачылды һәм 2021 елның 11 маена кадәр эшләячәк.

05.03.2021

    Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар кысаларында Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан ел саен «Фәнни десант» проекты тормышка ашырыла. Институт хезмәткәрләре республиканың мәгариф һәм мәдәният оешмаларында үткәрелә торган чараларда актив катнаша.
   Республикабызда Туган тел һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителгән агымдагы елның февралендә институт вәкилләре катнашында шулай ук күп кенә чаралар узды.
   Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадалары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашулар үткәрелде.

02.03.2021

Фольклор татар Башкортостана

    ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Башкортстан татарлары фольклоры» сериясеннән өч яңа китап дөнья күрде (Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 296 б.; Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 304 б.; Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К.Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.).

Культурное наследие Татарстана Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ