«Башкортстан татарлары фольклоры» сериясе

«Башкортстан татарлары фольклоры» сериясе 02.03.2021
    ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Башкортстан татарлары фольклоры» сериясеннән өч яңа китап дөнья күрде (Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 296 б.; Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 304 б.; Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К.Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.).
   Томнарны төзүче һәм кереш мәкаләләр һәм искәрмәләр авторы – филология фәннәре кандидаты, доцент Илдус Фазлетдинов.
  Билгеле булганча, татар халкының дүрттән бер өлеше генә – Татарстанда, калганнары Россия Федерациясенең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә яши. Шуларның миллионнан артыгы, 2010 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, Татарстаннан көнчыгышта урнашкан Башкортстанга туры килә. Әлбәттә, күрше республика территориясендә яшәүче татарларның рухи мирасы галимнәрдә зур кызыксыну уята, бу мирасны ачыклау, туплау һәм өйрәнү гуманитар фәннең мөһим бурычларының берсе булып тора.
   Беренче китапта Башкортстанның көнбатыш һәм көньяк-көнбатышында урнашкан, татарлар борынгыдан күпләп яши торган Аургазы, Әлшәй, Бишбуләк, Миякә, Бүздәк, Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнары фольклоры тупланган.
   Икенче китапта Башкортстанның төньяк һәм төньяк-көнчыгышында – Аскын, Караидел, Краснокама, Кыйгы, Мәчетле, Нариман, Тәтешле, Учалы, Яңаул районнарында тупланган татар халык авыз иҗаты үрнәкләре урын алган.
   Өченче китапка Башкортстанның үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнары (Бакалы, Балтач, Борай, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш) фольклоры кертелгән. Татарлар күпчелекне тәшкил иткән бу төбәк халык иҗатының байлыгы һәм төрлелеге белән игътибарны җәлеп итә.
   Китаплар туган як тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга адреслана. Алар белән ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://www.antat.ru/ru/iyli/новые%20издания.php.

Возврат к списку