Оста кулларда киез зиннәтләнә

Оста кулларда киез зиннәтләнә 30.03.2021
   23 март көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Оста кулларда киез зиннәтләнә» дип исемләнгән күргәзмә үткәрелде. Чара Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (кураторы Р.Р. Солтанова) һәм Казан шәһәре Мәдәният идарәсенең 5 нче балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан (кураторы Э.Т. Нигъмәтуллина) Г. Камал исемендәге ТДАТның «Яшьләр сишәмбесе» проекты кысаларында төрки дөньяда популяр булган үзенчәлекле сәнгать төре – традицион киез сәнгатенә игътибарны юнәлтү максатында оештырылган иде.
   Экспозициядә «КИЕЗ НУР» иҗат берләшмәсе рәссамнары Ольга Бердникова (Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты), 5 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Рушания Зиннәтова, Ольга Смирнова, Эльфира Нигъмәтуллиналарның эшләре тәкъдим иелде. Традицион киез басу техникасын, шулай ук заманча технологияләр – фелтинг (коры басу) һәм нунофелтинг (ефәк һәм йон җепселләрен бергә кушу) кулланып эшләнгән панно, намазлыклар, кием элементлары (камзуллар һәм жакетлар, шарфлар, баш киемнәре, бияләйләр), аяк киемнәре һәм башка аксессуарлар аша бу сәнгать төренең заманча үсү мөмкинлекләре күрсәтелде.
   Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары О. Смирнова һәм Э. Нигъмәтуллина антракт вакытында тамашачылар өчен киездән бизәкле панно буенча мастер-класс үткәрделәр.

  

Возврат к списку