Фәнни экспедицияләр эзеннән

01.04.2021
  Язгы каникул көннәрендә «Идел буе, Урал һәм Себер татарлары: ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләре эзеннән» күргәзмәсе кысаларында ТӘҺСИнең тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Р.Р.Солтанова, О.Л. Улемнова, Л.М. Шкляева, Н.В. Герасимова тарафыннан Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы укучылары өчен экскурсияләр оештырылды. 
    Экскурсиягә Казан шәһәренең 102, 122, 99 нчы урта мәктәпләре, 75 нче гимназиясе, шулай ук 3 нче сәнгать мәктәбенең 250 гә якын укучысы килде. Алар өчен шулай ук Россия рәссамнар берлеге әгъзасы А.С. Нуретдинова җитәкчелегендә курчак ясау буенча мастер-класслар да үткәрелде. 
  Институтның комплекслы фәнни экспедицияләре вакытында тасвирый  һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегенең фәнни хезмәткәрләре җыйган кыр материалларына нигезләнгән бу күргәзмә «Московский» мәдәни үзәгендә үз эшен 2021 елның 11 майга кадәр дәвам итәчәк.

Возврат к списку