Эпиграфик һәйкәлләргә багышланган китаплар сериясе

Эпиграфик һәйкәлләргә багышланган китаплар сериясе 12.04.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усмановның яңа китаплары Башкортстан Республикасының элек-электән татарлар күпләп яшәгән территорияләрендәге эпиграфик һәйкәлләрне өйрәнүгә багышланган.
   Гасырлар, еллар үткән саен, эпиграфик һәйкәлләр акрынлап табигый рәвештә юкка чыга бара. Аларны өйрәнеп, фәнни җыентыклар, китаплар нәшер итү, әлбәттә, бу мирасны саклап калу юлларының берсе булып тора. Венер Усмановның Уфа шәһәрендәге татар язулы эпиграфик һәйкәлләр хакындагы хезмәтен дә (Усманов В.М. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Уфа. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 44 б.) әнә шул юлдагы бер адым дип әйтергә мөмкин.
  Уфа шәһәренең галимнәргә мәгълүм иске каберлекләре, нигездә, XIX – XX гасыр башларына карый. Шуларның берсе – Диния нәзарәте, икенчесе хәзерге «Гофран» мәчете янәшәсендә урнашкан. Шулай ук «Җиңүнең 50 еллыгы» исемендәге парк территориясенең бер өлешендә дә элек мөселман зираты булуы билгеле.
  Автор тарафыннан «Гофран» мәчете янәшәсендәге зиратта XIX йөз ахыры – XX гасыр башына караган, татар телендә гарәп хәрефләре белән язылган 50 эпиграфик һәйкәл исәпкә алынган. Алар арасында узган гасырларда мөфти вазифаларын башкарган Габдессәлам бине Габдеррәхим, Габделвахид Сөләйманов, Мөхәммәдьяр Солтанов, Ризаэддин бине Фәхреддин, тәрҗемәче Закир Ишмөхәммәдов, татар морзалары Мөхәммәдрәхим бине Салих, Сөләйман Дәүләткилдиев, Салих Йәникеев, Мөхәммәдгәрәй Терегулов, Мөхәммәдкәрим бине Салих Биглов, сәүдәгәр Гайфулла Галиулла улы Госмани кебек күренекле шәхесләрнең истәлекләренә куелган ташлар өйрәнү һәм саклау җәһәтеннән аеруча игътибарга лаек.
   Китапта иллегә якын ташъязма турында мәгълүмат урын алган, аларның текстлары, гамәлдәге язуга күчерелеп, аңлатмалар белән урнаштырылган.

***
   «Башкортстан Республикасының татар эпиграфик һәйкәлләре: Чишмә» (Усманов В.М. Татарские эпиграфические памятники Республики Башкортостан: Чишма / В.М. Усманов. – Казань: ИЯЛИ, 2021. – 48 с.) китабында Чишмә районы эпитафияләрен тикшерү нәтиҗәләре китерелә. Әлеге район үзәге янында ике мөһим тарихи-мәдәни объект – Турахан (XIV–XV гасырлар) һәм Хөсәен-бәк (XIV гасыр) мавзолейлары, шулай ук XIV – XX гасырларга караган татар кабер ташлары бар. Төрле елларда аларны өйрәнүгә Ризаэддин Фәхреддин, Габдессәлам бине Габдеррахим, Мөхәммәдьяр Солтанов, эпиграфчы Г.В. Йосыпов, археограф М.И. Әхмәтҗанов, шулай ук рус галимнәре Н. П. Рычков, П. Павловский, В. С. Юматов һ. б. зур өлеш кертәләр.
  В.Усманов, үзе туплаган экспедиция материалларына таянып, беренче тапкыр әлеге эпиграфик һәйкәлләрне комплекслы рәвештә тикшерә. Китапта аларның рәсемнәре дә бирелә, текстлар гарәп графикасында да, шулай ук хәзерге татар һәм рус телләрендә дә китерелә.

***
   Татар халкының тарихи үткәненә мөнәсәбәтле чыганакларның берсе – Көньяк Урал территориясендә сакланып калган борынгы эпиграфик һәйкәлләр. Билгеле булганча, бу төбәктә элек-электән татарлар яшәгән, ә XVIII гасырның беренче яртысында әлеге җирләр, Уфа өязенә кереп, Казан губернасының бер административ-территориаль өлешен тәшкил иткән.
   Башкортстан Республикасының Бүздәк районы Шланлыкүл авылы җирлегендәге гарәп хәрефләре белән татар телендә язылган ташъязмаларны да әлеге тарихи чыганаклар рәтендә карарга мөмкин: Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең фәнни хезмәткәре Венер Усмановның «Башкортстан Республикасының эпиграфик һәйкәлләре: Бүздәк районы, Шланлыкүл авылы» китабы (Усманов В.М. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Бүздәк районы Шланлыкүл авылы. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 32 б.) шул чыганакларга багышланган.
   Кызганыч, бу ядкәрләрнең бүгенге көнгәчә тәфсилле тикшерү объектына әверелеп, фәнни әйләнешкә тәкъдим ителгәннәре юк. Шуны искә алып, автор тарафыннан җыентыкта Шланлыкүл авылы зиратында сакланган һәм тарихи, фәнни, сәнгати яктан игътибарга лаек 15 берәмлек эпиграфик һәйкәл хакында мәгълүмат бирелә: ташларның фотолары, кайберләренең график сурәтләре урнаштырыла, гарәп графикасындагы текстлар гамәлдәге язуга күчерелеп, аңлатмалар белән күрсәтелә.
  
   Татар халкының борынгы чорлардан сакланып килгән матди һәм рухи ядкәрләре Евразия киңлекләре буйлап сибелгән. Әлеге мәдәни мирас җәүһәрләре арасында гарәп язулы ташъязма истәлекләр зур урын алып тора. Мондый ядкярләр Көньяк Урал тарафларында, аерым алганда, хәзерге Башкортстан Республикасының Федоровка районына караган авылларда да бар.
   Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усмановның күптән түгел чыккан китапларының берсендә (Усманов В.М. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Федоровка районы . – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 68 б.) Башкортстан Республикасының Федоровка районына караган Ашкадар-Балыклы, Динес, Коралачык, Өчбүләк, Үрге Явыш, Бала Чытырман, Иске Чытырман авылларында сакланып калган һәм гарәп хәрефләре белән татар телендә язылган 134 берәмлек ташъязма истәлек турында мәгълүмат китерелә.
  Атап үтелгән территорияләрдә иске кабер ташлары чагыштырмача яхшы сакланган, ләкин алар бүгенге көнгәчә фән даирәсе игътибарыннан читтә калып килә. Шуны исәпкә алып, автор үзенең хезмәтендә Федоровка районына караган ундүрт авыл зиратындагы эпиграфик һәйкәлләр хакында мәгълүмат бирә. Китапта ташларның фотолары, график сурәтләре урнаштырыла, гарәп графикасындагы текстлар, гамәлдәге язуга күчерелеп, шәрех-аңлатмалар белән тәкъдим ителә.

Возврат к списку