«Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе

«Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 28.04.2021

Бу көннәрдә төрки дөнья бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей датасы кысаларында 23 апрель көнне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

Филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина, конференцияне ачып, Г.Тукайның татар һәм төрки әдәбиятларда аерым урын тотуын, шагыйрьнең мирасын өйрәнүнең мөһимлеген һәм аның иҗатына карата кызыксыну артуын, киң халыкара катнашу белән узучы әлеге чараның да моңа дәлил булуын билгеләп үтте.

Беренче булып конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән видеоэлемтә буенча Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. «Без бөек Тукай шигырьләрен тыңлап үскән бәхетле буын, – дип ассызыклады ул. –Аның иҗаты татар халкы яшәешеннән аерылгысыз». Үз чыгышында татар һәм республика тарихындагы катлаулы чорларны искә алып, М.Шәймиев, әдипнең, әсәрләре халыкның омтылышларын чагылдырып, аңа һәрвакыт терәк булды һәм көч биреп торды, дип билгеләп үтте.

Филология фәннәре докторы, Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясенең беренче вице-президенты, Низами Ганҗәви исем. Әдәбият институты директоры Габиббәйли Гайсә Акпер оглы Тукайның төрки әдәбияттагы зур ролен ассызыклады һәм шагыйрьнең 135 еллыгын билгеләп үткән бу көннәрдә «Тукай һәм Азәрбайҗан» исемле китапның нәшер ителүе турында хәбәр итте.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры институты директоры Махмудов Низомиддин Мамадалиевич, Кыргызстан Фәннәр академиясенең Ч. Айтматов исем. Тел һәм әдәбият институты директоры Акматалиев Абдылдажан Амантурович, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Гаязов Әлфис Суфиян улы, Висконсин университеты профессоры (Мадисон, АКШ); Назарбаев университетының казакъ теле һәм тюркология кафедрасы мөдире һәм профессоры Юлай Шамил-оглы, Февзи Якубов исем. Кырым инженерлык-педагогика университеты каршындагы кырымтатар филологиясе, тарихы һәм Кырым этнослары мәдәнияте фәнни-тикшеренү институты директоры Керимов Исмаил Асанович, Җаек шәһәре Г.Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов мөрәҗәгать итте. Татар язучылары исеменнән республиканың халык шагыйре, Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ чыгыш ясады.

Пленар утырыш алдыннан әдипнең мирасын саклауга зур өлеш керткән галимнәргә Г. Тукайның 135 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге гамәлгә куйган Истәлек билгесе тапшырылды. Әлеге бүләккә филология фәннәре докторы З.З. Рәмиев, филология фәннәре кандидаты, текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ә.Х. Алиева, филология фәннәре кандидаты, Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре А.М. Ахунов, текстология бүлегенең фәнни хезмәткәре Г.М. Ханнанова лаек булды.

Пленар утырыш филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин чыгышы белән башланды. «1939 елны ачылган фәнни-тикшеренү институтында нәшер ителгән иң беренче зур хезмәт Г.Тукай турында була» – дип билгеләп үтте ул. Бу өлкәдәге тикшеренүләрне барлап, докладчы галимнәрнең өлкән буыны Тукай белеме фәнен мөстәкыйль дисциплинаара фән буларак каравы һәм, гомумән, барлык гуманитар тикшеренүләрнең үзәгенә куюы турында сөйләде.

 Докладлар белән филология фәннәре кандидаты, Ш.Есенов исем. Каспий технология һәм инжиниринг университеты профессоры Нагбду Камарова; филология фәннәре кандидаты, ТӘһСИнең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина; филология фәннәре докторы, профессор, кырымтатар филологиясе, тарихы һәм Кырым этнослары мәдәнияте фәнни-тикшеренү институты директоры Исмаил Керимов; филология фәннәре докторы, профессор, РФА Дагстан федераль тикшеренү үзәге Г. Цадасы исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Магомед Магомедов; филология фәннәре докторы, РФА Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллина, тарих фәннәре кандидаты, язучы Фәүзия Бәйрәмова; филология фәннәре докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы Тәлгат Галиуллин; филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин чыгыш ясады. Докладларда Тукай һәм XX–XXI гасырлар татар әдәбияты; чорның тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси мохитенә нисбәтле Тукайның шәхесе һәм иҗаты; XX–XXI гасырларда әдәбиятара, бигрәк тә төрки әдәби багланышлар; Тукай һәм милли сәнгать үсеше; Тукайны өйрәнү фәненең торышы һәм бурычлары; шагыйрь әсәрләрен дөнья халыклары теленә тәрҗемә итү; Тукайның тормышын, иҗатын өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Конференциягә әзерләнү барышында оештыру комитетына чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән 100 гә якын фәнни доклад кабул ителде. Алар барысы да Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән махсус җыентыкка кертелде (http://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2021/Тукай-135-материалы%20конференции(1).pdf ).


Возврат к списку