Бурят Республикасы делегациясе ТӘҺСИдә

Бурят Республикасы делегациясе ТӘҺСИдә 30.04.2021
   Апрельнең соңгы көннәрендә ике регион арасындагы сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга Бурят Республикасы делегациясе килде. Аның составындагы мәгариф системасы хезмәткәрләре 29 апрельдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында оештырылган очрашуда катнаштылар.
   Милли телләрне саклау һәм үстерү – Бурятия Республикасы өчен дә актуаль мәсьәләләрнең берсе, шуңа да делегация вәкилләренең Татарстанда мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәне, шул исәптән гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телендә укыту-методик комплектларын эшләү үзенчәлекләрен өйрәнү теләге табигый.
   Визит кысаларында Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Л.М. Әхмәтҗанова республиканың мәгариф системасы, бу өлкәдә башка төбәкләр белән хезмәттәшлек итү турында сөйләде. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы К.М. Миңнуллин кунакларны Институт эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Институтның милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Г.Н. Мөхәрләмова, Д.М. Абдуллина, М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина ТӘһСИдә эшләнгән татар теле һәм әдәбиятыннан яңа буын укыту-методик комплексларына күзәтү ясадылар.
    Бурятия ягыннан очрашуда югары уку йортлары, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм бурят теле укытучылары катнашты. Кунаклар Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф өлкәсендә эшчәнлеген югары бәяләделәр.

Возврат к списку