Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган республика Интернет-бәйгесе

Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган республика Интернет-бәйгесе 30.04.2021
    2021 елның февраль-апрель айларында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ТР Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган республика Интернет-бәйгесен үткәрде.
    «Батырлар эзеннән» дип аталган бәйге, Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү һәм популярлаштыру, шулай ук эзләнү эшчәнлеге аша укучыларның иҗади фикер йөртүләрен, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен активлаштыру максатында, түбәндәге юнәлешләрдә узды: 1) «Салют сиңа, Муса Җәлил!» – М. Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкару; 2) «Исемең калсын, үзең үлсәң дә, / Тарихларда укып ятларлык!» – М. Җәлил шигырьләрен яттан сәнгатьле уку; 3) «Рәсемнәрдә «Моабит дәфтәрләре»нең битләре» – шагыйрь әсәрләре буенча рәсем ясау.
   29 апрельдә әлеге чарага нәтиҗә ясалды. Институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, укучылар һәм укытучылар белән очрашуда катнашып, җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Ул үзенең чыгышында М. Җәлил иҗаты һәм көрәшенең әһәмиятен, җәлилчеләр батырлыгының татар халкы өчен горурлык булуын ассызыклап үтте. Әлеге чараның яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләүгә хезмәт итүен билгеләп, барлык катнашучыларга тирән рәхмәтен белдерде.

Возврат к списку