Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәннән – бүгенге көнгә (этномәдәни үсеш, телләр, традицияләр Һәм новацияләр)

24.05.2021

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР ФА мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин һәм халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова, “Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәннән – бүгенге көнгә (этномәдәни үсеш, телләр, традицияләр Һәм новацияләр)” Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи, туган якны өйрәнүчеләр конференциясендә институт галимнәренең  татар  рухи мирасын фәнни өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге турында чыгыш ясадылар.

Конференция Татарстанда Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы, Ык елгасы буенда Бөтенроссия авыл Сабантуе-2021, IV Төбәкара Сабантуй-2021 һәм Мөслим авылының 300 еллыгына әзерләнү кысаларында  Мөслим   районы җитәкчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан  республиканың фәнни җәмәгатьчелеге һәм  туган якны өйрәнүче белгечләре  белән берлектә оештырылды. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән, Татарстан, Башкортстан һәм Идел буе, Урал һәм Көнбатыш Себер шәһәрләреннән галимнәр һәм белгечләр, укытучылар, музей хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чараның  беренче этабында (төп өлеше) биш секция утырышында 150гә якын доклад тәкъдим ителде.

  ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин пленар утырышта чыгыш  ясады. Моннан тыш, форумда катнашучылар институт галимнәренең хезмәтләре белән чара кысаларында  оештырылган күргәзмәдән таныша алдылар. Институтта нәшер ителгән «Милли-мәдәни мирасыбыз: Мөслим» («Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясе) басмасын конференциядә халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова тәкъдим итте. Әлеге һәм башка китаплар чарада катнашучыларга, шулай ук Мөслим гимназиясе коллективына бүләк итеп тапшырылды.


Возврат к списку