Себернең төп халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү

24.05.2021
   Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 20-21 майда Абакан шәһәрендә узган «Себернең төп халыклары телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү» Төбәгара фәнни семинар эшендә катнашты. Чара Н.Ф. Катанов исемендәге Хакас дәүләт университеты, Хакасия Республикасының Милли һәм территориаль сәясәт, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары тарафыннан оештырылган иде.
   Семинарда Россия Фәннәр академиясе (Мәскәү), Халыклар дуслыгы университеты (Мәскәү), РФА Себер бүлегенең Филология институты (Новосибирск), Томск дәүләт педагогика университеты һәм илнең башка төбәкләренең фәнни үзәкләре (Благовещенск, Кемерово, Тува һ.б.) галимнәре чыгыш ясады.
   ТӘһСИнең лексикология һәм диалектология бүлеге кече фәнни хезмәткәре Алсу Бәдретдинованың «Ирен сингармонизмының борынгы төрки телендә һәм татар теленең урта диалектында нисбәте» темасына чыгышы семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Докладта ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне чагыштырып тикшерү нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Возврат к списку