Башкортстан татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган китаплар турында

20.05.2021
   «Татар-информ» агентлыгының 18 майда узган чираттагы матбугат конференциясе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында нәшер ителгән Башкортстан татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган китапларга караган иде.
   Республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары алдында чыгыш ясап, аларны кызыксындырган сорауларга институт директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин, институт директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәрләре Венер Усманов, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина җавап бирде.
   Матбугат конференциясен түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/press_conferences/18-05-2021/bashkortstan-tatarlary-mirasy-hakyndagy-hezm-tl-rg-bagyshlangan-matbugat-konferentsiyase-5823595.
Матбугат конференциясендә тәкъдим ителгән китаплар белән тулырак институт сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга була: http://www.antat.ru/ru/iyli/новые%20издания.php.

Возврат к списку