Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты ияләре - Үзбәкстанда

26.05.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бер төркем галимнәре – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты ияләре, ТӘһСИнең тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге хезмәткәрләре, сәнгать фәннәре кандидатлары Людмила Шкляева, Ольга Улемнова һәм Наталья Герасимова бу көннәрдә Үзбәкстанга сәфәр кыла.
   Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге ярдәме белән оештырылган бу чараның максаты – тугандаш төрки республикада декоратив-гамәли сәнгатьне һәм халык кәсепләрен саклау тәҗрибәсен өйрәнү, татар халкы сәнгате белән бәйләнешләрне ачыклау.
   Галимнәр Ташкентта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиле Айдар Ахтареев белән очраштылар, чара барышында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде. Шулай ук Үзбәкстанның Мәдәният министрлыгы, Туризм һәм спорт министрлыгы, үзбәк галимнәре, Татар иҗтимагый мәдәни үзәге активистлары белән тыгыз хезмәттәшлек итүнең мөһимлеге ассызыкланды.
   Делегация Үзбәкстанда 4 июньгә кадәр эшләячәк. Галимнәрнең Ташкент, Сәмәрканд, Шахрисабз, Бохара, Үргәнеч, Хива һәм Нукус шәһәрләрендә һөнәрчеләр остаханәләрендә һәм музейларда булуы планлаштырыла.

Возврат к списку