Азнакай районына экспедиция

 Азнакай районына экспедиция 02.06.2021
   ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының чираттагы комплекслы фәнни экспедициясе 31 май көнне Азнакай районында үз эшен башлады.
  Экспедиция составына халык иҗаты (филология фәннәре кандидаты Ямалтдинов И.И., филология фәннәре докторы Закирова И.Г.), диалектология һәм лексикология (филология фәннәре кандидаты Булатова А.К., Бадретдинова А. А.), этномузыка ( Арсланова Д. Н.), татар эпитафикасы (Усманов В. М.), гарәп графикасында язылган татар кулъязмалары һәм басма китаплары (филология фәннәре кандидаты Галимҗанова Э. М.), халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре (Борһанова А. Ф.) буенча галимнәр керә. Ун көн дәвамында алар район татарларының тел үзенчәлекләрен, халык авыз иҗатын, археографик мирасын, эпиграфик һәйкәлләрен, традицион музыка мәдәниятен, татар халык сәнгате үрнәкләрен өйрәнү белән шөгыльләнәчәк.

Возврат к списку