Сарытауга сәфәр

Сарытауга сәфәр 25.05.2021
   ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова Сарытауга сәфәре вакытында берничә очрашу һәм чарада катнашты.
  Өлкә татарларының халык кәсепләрен өйрәнү максатыннан 17, 19 май көннәрендә ул туган якны өйрәнү, этнография, татар гимназиясе музейлары коллекцияләре белән танышты. Шулай ук Сарытау өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе активистлары Ф. Ә. Рәшитов, Р. И. Ишмөхәммәтов, «Сарытау» ОМТО вәкиле Р. Әсфәндияров һәм башкалар белән очрашуларда булды.
   18 май көнне Ю. П. Киселев исем.Сарытау яшь тамашачы академия театрында «Хәзерге заман мәдәнияте киңлегендә театр музее» дип аталган IX Бөтенроссия семинары кысаларында Р.Р. Солтанованың «Осталар мәктәбе» китабы тәкъдим ителде.
   Очрашулар барышында Р.Р. Солтанова Сарытау өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте китапханәсенә институтның яңа басмаларын тапшырды.

Возврат к списку