XXXVIII Халыкара «XXI гасырда җәмгыять, тел һәм мәдәният» фәнни конференциясе

14.05.2021
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре «Манас» Кыргыз-Төрек университетының 25 еллык юбилеена багышланган XXXVIII Халыкара «XXI гасырда җәмгыять, тел һәм мәдәният» фәнни конференциясендә катнашты. Форум 29-30 апрель көннәрендә Чит телләр институты (Санкт-Петербург, Россия) һәм «Манас» Кыргызстан-Төркия университетының гуманитар факультеты (Бишкәк, Кыргызстан) базасында узды.
   Конференциядә катнашучыларның географиясе бик киң иде: үзләренең фәнни эшчәнлек нәтиҗәләре белән Россия, Кыргызстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Белоруссия, Кытай, Һиндстан һ. б. ил галимнәре таныштырды. Google Meet системасы аша онлайн форматта узган конференция кысаларында тел гыйлеменең традицион юнәлешләре, шулай ук концептуаль тикшеренүләр буенча фәнни проблемалар тикшерелде.
   Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре. Ф.К. Сәгъдиева «Когнитив ракурста абстракт исемнәр (теоретик аспект)» дигән темага фәнни доклад белән чыгыш ясады, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ә.К. Булатованың чыгышы татар телендә семантик деривациягә багышланган иде. Докладлар галимнәрдә зур кызыксыну уятты. Ф.К. Сәгъдиева һәм Ә.К. Булатова конференциядә шулай ук «XXI гасырда филология мәсьәләләре: традицияләр һәм инновацияләр» һәм «Лингвокультурология тел һәм мәдәниятне тикшерү юнәлешләре аспектында» секцияләренең модераторлары вазифасын да башкардылар.
   Гомуми лингвистика бүлеге мөдире Б.К. Миңнуллин, лексикография бүлеге мөдире Р.Т. Сәфәров, гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Р.Ф. Мирхаев, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре А.Я. Хөсәенова, шул ук бүлекнең фәнни хезмәткәре Л.Г. Хәбибуллина, гомуми лингвистика бүлеге аспиранты Ч.З. Абдуллина фәнни дискуссияләр барышында актив катнаштылар.

Возврат к списку