Зәки Нури премиясе тапшырылды

Зәки Нури премиясе тапшырылды 18.06.2021
   ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Эльвира Сафина Зәки Нури премиясенә лаек булды. 
    Чүпрәле районыннан чыккан күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Зәки Нури исемендәге бу премия район администрациясе тарафыннан 1998 елда булдырылган. Ул туган телне үстерүгә, талантлы якташлары иҗатын пропагандалауга, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә тәрбияләүгә өлеш керткән, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче каләм ияләренә бирелә.
   Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов дәрәҗәле бүләкне лауреатларга 12 июньдә узган Сабан туе бәйрәмен ачу тантанасында тапшырды.

Возврат к списку