Отдел театра и музыки

Милли сәнгать белемен үстерү өлкәсендәге беренче этап – ул 1968 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторы базасында сәнгать бүлеге ачылу. Бүлек үз эшчәнлеген өч – татар халкының театр сәнгате, музыкаль культурасы, декоратив-гамәли һәм тасвирый сәнгате юнәлешләрендә башлап җибәрә. Бүлек мөдире итеп филология фәннәре кандидаты Б.Гыйззәтуллин билгеләнә. Нәтиҗәле эш алып бару өчен бүлеккә танылган сәнгать белгечләре (Ф.Вәлиев, М.Нигъмәтҗанов, И.Илялова, Х.Гобәйдуллин) һәм яшь галимнәр (Х.Мәхмүтов, Д.Гыймранова, З.Сәйдәшева) җәлеп ителә. Сәнгать бүлеге каршында аспирантура ачылу мөһим вакыйгаларның берсе була, ул сәнгать белеме өлкәсен әзерле яшь кадрлар белән тәэмин итү өчен системалы укыту белән шөгыльләнә. 2007 елның 1 гыйнварыннан мөстәкыйль тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге оеша. Шуның белән бәйле рәвештә сәнгать белеменең база бүлеге театр һәм музыка бүлеге итеп үзгәртелә.

Хәзерге вакытта театр һәм музыка бүлеге үз эшчәнлеген “Сәнгати культураның буыннан-буынга күчүчәнлеге һәм үсеше” дигән тема буенча төп ике юнәлештә алып бара: беренчесе – “Театр сәнгате тарихы һәм теориясе”; икенчесе – “Идел-Урал регионы татарларының рухи мәдәнияте системасында музыкаль сәнгате”.

Әлеге темалар буенча фундаменталь тикшеренүләр алып баруның яңалыгы һәм әһәмияте шунда, бу хезмәтләр рус телендә өч томлы итеп татар театры тарихын бастырып чыгаруга нигез булачак, һәм моны дөнья фәнендә беренче омтылыш дияргә кирәк. Тикшеренүләргә иҗтимагый тормышта барган үзгәрешләрне истә тотып, идеологик катламнардан арындырылган яңа алымнар белән якын килү, шулай ук фәнни практикада әлегәчә кулланылмаган бай материалны эшкә җигү дөнья күрәчәк ул басмаларның кыйммәтен арттыра, аларга карата белгечләрдә дә, милли сәхнә сәнгатен сөючеләрдә дә зур кызыксыну уята.

“Идел-Урал татарларының рухи мәдәнияте системасында музыкаль сәнгать” темасы буенча алып барыла торган тикшеренүләр этник музыкаль мирасны өйрәнүгә һәм саклауга, мәдәнияттә буыннан-буынга күчүчәнлек тарихы проблемаларын хәл итүгә һәм традицион кыйммәтләрны торгызуга юнәлдерелә. Әлеге юнәлешләр буенча тикшеренүләрнең актуальлеге нәкъ менә шушы факт белән билгеләнә.

Мәгълүм булганча, традицияләрнең татар сәнгать белеме корифейлары тарафыннан нигезләнгәнчә буыннан-буынга күчүчәнлеге бүгенге фәнни тикшеренүләрдә дә саклана. Шуны да истә тоту мөһим: фәнни белемнәр яңа буын тикшеренүчеләре хезмәтләрендә дә актуальлеген югалтмаячак.

Заведующий отделом

Галимова Эльмира Мөнир кызы

Сотрудники

Салихова Айгөл Рөстәм кызы

Фәрдиева Динара Ради кызы