Мәктәптә нәтиҗәле идарә итү командасын формалаштыру серләре белән Казан шәһәренең «Лицей – инженерлык үзәге» бүлеште

Мәктәптә нәтиҗәле идарә итү командасын формалаштыру серләре белән Казан шәһәренең «Лицей – инженерлык үзәге» бүлеште 31 Января 2023

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге Казан шәһәре Совет районының «Лицей – инженерлык үзәге» җирле автоном гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә 2023 елның 31 гыйнварында Казан шәһәре мәктәпләре җитәкчеләре өчен «Нәтиҗәле белем бирү мохите төзү стратегиясе буларак команда алымы» темасына багышланган гамәли юнәлешле семинар уздырды.

Семинар эшендә дүрт команда (61 кеше) катнашты: беренче команда – мәктәп директорлары, икенче команда – өстәмә белем бирү буенча директор урынбасарлары, өченче команда – мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү буенча директор урынбасарлары, уку эшләре буенча директор урынбасарлары. Һәр командага аерым темалар буенча экскурсия тәкъдим ителде – «Мәгариф оешмасының нәтиҗәле идарә итү командасы», «Өстәмә белем бирүнең яңа сыйфатлары: сорау, бәяләү, ирешү юллары» һ.б.

Семинарда ТР Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге җитәкчесе Салихова Л.Ф. актив катнашты.

Семинар ахырында төп мәсьәләләр турында түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, шулай ук Салихова Л.Ф. һәм лицейның фәнни җитәкчеләре мәктәп идарә коллективлары өчен «Мәктәпнең нәтиҗәле идарә итү командасын формалаштыру» өстәмә профессиональ программасын тәкъдим иттеләр.

Чарада катнашучылар ТР Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәгенә һәм Казан шәһәре Совет районының «Лицей – инженерлык үзәге» җирле автоном гомуми белем бирү учреждениесенә семинарны оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт белдерде. 


Возврат к списку