«Татарстан Республикасында 2023 елда уңышны тәэмин итү буенча тиешле чаралар» темасына түгәрәк өстәл булып узды

«Татарстан Республикасында 2023 елда уңышны тәэмин итү буенча тиешле чаралар» темасына түгәрәк өстәл булып узды 1 Февраля 2023

1 февральдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәгендә түгәрәк өстәл уздырылды. Чарада сәламләү сүзе белән модератор – ТР ФА вице-президенты Вадим Васильевич Хоменко чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәлдә язгы чәчү эшләрен нәтиҗәле башкару һәм ТР агросәнәгать комплексы хуҗалыкларын яңа сезонда кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Докладлар белән Казан федераль университетыннан Переведенцев Ю.П., Фәннәр Академиясеннән Таһиров М.Ш., ТР Әлки районы фермеры Шумеров И.Н., «Биопрепараты» ҖЧҖ оешмасы директоры Ибәтуллина Р.П. чыгыш ясадылар.

В.В.Хоменко түгәрәк өстәлгә йомгак ясаганда барлык катнашучыларга әзерлек өчен тәкъдимнәр җибәрергә кушты, мондый чаралар даими үткәреләчәк.


Возврат к списку