Россия фәне көне уңаеннан ТР Фәннәр академиясендә фәнни җәмәгатьчелекнең тантаналы җыелышы булып узды

Россия фәне көне уңаеннан ТР Фәннәр академиясендә фәнни җәмәгатьчелекнең тантаналы җыелышы булып узды 8 Февраля 2023

Бүген, 8 февральдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелыш узды.

Җыелышны ТР Фәннәр академиясе президенты М.Х.Сәлахов Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеген котлау һәм доклад белән ачып җибәрде. Доклад ТР Фәннәр академиясенең эшчәнлеге, аның алдагы еллардагы төп казанышлары һәм якын арада Татарстан галимнәре алдында куелган бурычларга багышланган иде.

Җыелган галимнәр алдында сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Ул тантананы нәкъ менә ТР Фәннәр академиясе мәйданчыгында уздыру Фәннәр академиясенең Татарстанның бөтен фәнни җәмәгатьчелеге өчен интеграцион функциясе мөһимлеген ассызыклый дип билгеләп үтте.

“Россия фәне көне Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия. XIX гасырда ук барлыкка килгән Казанның әйдәп баручы фәнни мәктәпләре республиканы аннан читтә таныткан. Татарстан галимнәренең хәзерге буыны элгәрләре эшен лаеклы дәвам итә”, – дип мөрәҗәгать итте залда утыручыларга Рөстәм Миңнеханов.

"Республиканың фәнни-мәгариф комплексы принципиаль яңа дәрәҗәгә чыгарга тиеш. Ресурслар белән тәэмин ителеш буенча да, нәтиҗәләр дәрәҗәсе буенча да. Бу илнең һәм республиканың технологик һәм икътисадый үсешендә алга китеш өчен кирәк. Төп бурыч – билгеләнгән планнарның үтәлешен тәэмин итү», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Кереш сүзләрдән соң Татарстан Республикасы Рәисе Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен, шулай ук тикшерүчеләр һәм хезмәт коллективларына узган елда хезмәт кую өчен башка бүләкләр тапшырды.

Фотолар


Возврат к списку