Татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Укытучылар һәм остазлар” елында тәҗрибә уртаклашырга җыелдылар

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Укытучылар һәм остазлар” елында тәҗрибә уртаклашырга җыелдылар 15 Февраля 2023

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Идел буе районының 114 нче гомуми белем бирү учреждениесе белән берлектә 2023 елның 14 февралендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары өчен “Функциональ грамоталылык элементлары белән заманча дәрес үткәрү” темасына багышланган гамәли юнәлешле семинар уздырды.

Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелгән шартларда укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларга белем алырга өйрәтүне алгы планга китереп чыгара. Яңа стандарт укучыларны алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне максат итеп куя. Бу исә, башка предмет укытучылары белән беррәттән, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны бурыч итеп куя.

Новый рисунок (6).png

Новый рисунок (5).pngСеминарда укытучылар көн кадагында булган сорауларга җаваплар эзләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, үзләре алдына куелган максатларга ирешү юллары турында фикер алыштылар.

Семинарда Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин, Авиатөзелеш, Мәскәү, Идел буе мәгариф бүлеге методистлары, республикабызның төрле шәһәр, районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Семинарның йомгаклау өлешендә ТР Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге әйдәп баручы белгече Ә.М. Хәмәтгалиева чыгыш ясады.

Чарада катнашучылар ТР Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәгенә, Казан шәһәре мәгариф идарәсенә һәм Идел буе районының 114 нче гомуми белем бирү учреждениесенә семинарны оештырган һәм уздырганнары өчен рәхмәт белдерделәр. 


Возврат к списку