Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге басмага әзерләнгән фәнни хезмәтләрне тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге басмага әзерләнгән фәнни хезмәтләрне тәкъдим итте 21 Февраля 2023

2023 елның 20 февралендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге галимнәренең фәнни хезмәтләрен тәкъдир итүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең татар халкының язма мирасы үрнәкләрен җыю, өйрәнү һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча эшчәнлеге, бастырылган хезмәтләр турында институтның Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, тектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әнисә Алиева һәм язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Гарипова сөйләделәр.

Матбугат конференциясеннән видеоязмага сылтама


Возврат к списку