Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә конкурс игълан ителде

Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә конкурс игълан ителде 21 Февраля 2023

Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә конкурс игълан ителде

М.И.Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан гамәлгә куела. Премия Татарстан территориясендә урнашкан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлар өчен бирелә. Әлеге премия Россия мәгариф академиясе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасының, РФнең атказанган фән эшлеклесе, Россиянең танылган галим-педагогы һәм көнчыгыш белгече Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның истәлеген мәңгеләштерүгә һәм педагогик хезмәткәрләрнең фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыруга юнәлдерелгән.

Гаризалар 2023 елның 1 июленә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, М.И.Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясен бирү комитетына катнашучыларның эш бирүче мәгариф оешмалары тарафыннан тапшырылырга тиеш. 

Тел. (843) 294-95-29, e-mail: Monrt16@yandex.ru

Гариза формасы
Методик тәкъдимнәр


Возврат к списку