Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлады

Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар чыңлады 26 Мая 2023

2023 елның 22-25 маенда соңгы тапкыр мәктәп кыңгыраулары республика мәктәпләренең тугызынчы һәм унберенче сыйныфларын тәмамлаучы 19 меңнән артык укучыга яңгырады. Дәресләр тәмамланды, алда чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнар һәм олы тормыш көтә.

ТР Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәге хезмәткәрләре, ТР мәгариф оешмалары белән өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү кысаларында, бу көннәрдә республика мәктәпләрендә уздырыла торган чараларда актив катнашалар.

25 майда Казан шәһәре Авиатөзелеш районының “54 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү гомуми урта белем бирү мәктәбе”ндә чыгарылыш бәйрәме чаралары узды, анда хөрмәтле кунакларның берсе буларак ТР Фәннәр академиясенең Квалификация күтәрү үзәге хезмәткәре Р. А. Вәгыйзова катнашты. Ул мәктәп директоры Г.Н.Хәйруллинага өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Укучыларга матур яллар һәм яңа ачышлар өчен көч ташып торуын телибез!


Возврат к списку