«Россиянең демографик иминлеге нигезе буларак демограф белгечләрен әзерләү системасын формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл

«Россиянең демографик иминлеге нигезе буларак демограф белгечләрен әзерләү системасын формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл 24 Мая 2023

2023 елның 24 маенда Мәскәүдә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, партиянең ана, балаларны яклау һәм гаиләгә ярдәм итү буенча Генераль советы комиссиясе рәисе А.Ю.Кузнецова катнашында РФА ФНИСЦ Демографик тикшеренүләр институты тарафыннан оештырылган «Россиянең демографик иминлеге нигезе буларак демограф белгечләрен әзерләү системасын формалаштыру» түгәрәк өстәле узды.

ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социологик фәннәр докторы, Россия Фәннәр академиясенең Иҗтимагый фәннәр бүлегенең «Россиянең демографик һәм миграцион проблемалары» фәнни советы әгъзасы Илдарханова Ч.И. «Татарстан Республикасында демографияне академик институциональләштерүнең ресурс потенциалы» дигән доклад белән чыгыш ясады. Үзәкнең фәнни коллективы (директоры Илдарханова Ч.И., әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре Абдулҗанов А.Р. һәм Ершова Г.Н.) “Демография” һөнәри яңадан әзерләү программасы буенча “Демограф” квалификациясе бирелү турында дипломнар алдылар.


Возврат к списку