Башлангыч сыйныф укытучылары өчен вебинарлар

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен вебинарлар 31 Мая 2023

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Квалификация күтәрү үзәге сезне 2023 елның июнь аенда вебинарларда катнашырга чакыра. Вебинарлар Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү максатыннан «Имтихан» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) һәм «Мәгарифтә инновацияләр Милли үзәге» (Мәскәү шәһәре) АКБО белән берлектә онлайн форматта уздырыла. Сезнең өчен яңартылыган ФДББС таләпләре буенча файдалы материалар, башлангыч мәктәпнең барлык фәннәре буенча практик материаллар тәкъдим итәбез.

Гиперссылка буенча таблицада сез «Имтихан»нәшрияты платформасында тиздән узачак вебинарлар исемлеге белән таныша аласыз.

Чарада теркәлү өчен, сезне кызыксындырган вебинар янәшәсендәге сылтамага басыгыз. Чараларга тоташу өчен сезгә «Теркәлергә» төймәсенә басып, анкетаны тутырырырга кирәк булачак.

Теркәлгәннән соң, бер ярым-ике сәгать эчендә теркәлү барышында күрсәткән электрон почта адресына сылтама киләчәк. Әлеге сылтама буенча сез вебинарда катнаша алачаксыз.

Кушылыгыз! Вебинарларда катнашу бушлай, барлык катнашучыларны электрон сертификатлар һәм бүләккә автор презентациясе көтә.

Сезгә уңышлар телибез һәм безнең вебинарлар сезнең өчен актуаль һәм файдалы булыр дип ышанабыз!

Вебинарлар исемлеге


Возврат к списку