2018 Kaz

24 Апреля 2018
2018 елның 26-30 сентябрендә Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге  "Информацион технологияләр һәм системалар" мәктәп-конференциясен уздырачак. 

42-нче конференция алдыннан Россия фәннәр академиясенең Харкевич исемендәге Мәгълүмат тапшыру проблемалары институты вәкилләре РФА Казан фәнни үзәгендә булдылар. Бу уку йорты әйдәп баручы фәнни һәм белем бирүче оешмалар белән берлектә яшь галимнәр өчен мондый мәктәпләрне ел саен оештыра. 

Мәктәп-конференциядә Россия һәм чит ил галимнәре һәм технологик эскпертлары катнашачак, алар тарафынанн яшь галимнәр өчен пленар лецияләр укылачак. Секцион утырышларда конференциядә катнашучы алдынгы Россия университетлары һәм академик институтлары студентлары, аспирантлары эзләнүләренең нәтиҗәләре белән таныштыручы чыгышлар ясаячак.




Возврат к списку