240518

24 Мая 2018
Встреча.jpgВстреча 2.jpg

2018 елның 23 маенда Татарстан Фәннәр академиясендә Башкортстан Фәннәр академиясе президенты, педагогика фәннәре докторы, профессор, академик, Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Әлфис Суфиян улы Гаязов белән очрашу булды. Бу чарада аның “Бәхет дагасы” дигән яңа чыккан шигырьләр китабы тәкъдим ителде.

Очрашуны Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Д.Ф. Заһидуллина алып барды. Татарстан Фәннәр академиясе президенты М.Х. Сәлахов сәламләү сүзендә Әлфис Гаязовның киңкырлы эшчәнлегенә соклануын белдерде, аның бүгенге көндә дәүләт эшлеклесе, галим, шагыйрь, драматург буларак та билгеле шәхес булуын билгеләп узды. 

Чарада, шулай ук, ТР Дәүләт Советы депутаты Р.И. Вәлиев, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Л.М. Шәехов, “Казан утлары” журналының шигърият бүлеге мөдире, “Бәхет дагасы” китабының мөхәррире Ф.И. Җамалетдинова, ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Ә.М. Закирҗанов, күренекле шагыйрьләр Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, Мөхәммәт Мирза, Шәмсия Җиһангирова, язучы һәм әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин һ.б. чыгыш ясады. 

Әлфис Гаязовның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан җыентыгына 200-ләп лирик шигыре тупланган. Ул драматург буларак та билгеле – аның пьесалары “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә катнашып, призлы урыннарга лаек булган. Бу турыда ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев: “Татарстаннан читтәге кешенең Татарстанда җиңүе сокланырлык”, - дип белдерде. Шулай ук ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең “Ел китабы” дигән конкурс оештырып килүен, анда Ә.С. Гаязовның китаплары иң күп укылган басмаларның берсе булуын билгеләп узды. 

Очрашу ахырында автор күңеленә якын булган шигырьләрен укыды һәм аудиториядән килгән сорауларга җавап бирде. 

IMG_4860.JPG
IMG_4871.JPG




Возврат к списку