Болгар ислам академиясе Франциянең билгеле уку йорты белән килешү төзиячәк

Болгар ислам академиясе Франциянең билгеле уку йорты белән килешү төзиячәк 24 Января 2019

Болгар ислам академиясе Франциянең билгеле уку йорты белән килешү төзиячәк.

Алексей Петров сүзләренчә, килешүнең төп максаты — фәнни казанышлар буенча хезмәттәшлек итү һәм Ислам академиясе студентларын стажировкага җибәрү.
«Институт иске татар теле белән бик кызыксына. Хәзерге вакытта анда Италия, Финляндия, Япония, Кытай һәм Һиндстан студентлары иске татар телендә язылган кулъязмаларны өйрәнә. Шул исәптән безнең студентлар да үзләренең гыйлемнәрен тулыландырып кайта алачак», — диде ул.
Шәрык телләре һәм цивилизацияләре милли институты Парижның иң танылган һәм борыңгы уку йортларының берсе. Хәзерге вакытта анда 120 илдән 8000 студент белем ала. Институтта Евразия, Африка, Океания һәм Көньяк Америка телләре укытыла.


Возврат к списку