Мәскәү педагогика дәүләт университетында «Төрки филология һәм мәдәният» юнәлеше ачылачак

Мәскәү педагогика дәүләт университетында «Төрки филология һәм мәдәният» юнәлеше ачылачак 13 Февраля 2019

Мәскәү педагогика дәүләт университетында «Төрки филология һәм мәдәният» юнәлеше ачылачак

Киләсе уку елыннан Мәскәү педагогика дәүләт университетында «Төрки филология һәм мәдәният» юнәлеше ачылачак. Бу хакта МПДУ доценты, филология фәннәре кандидаты Ландыш ханым Латфуллина хәбәр итте.

Ландыш ханым сүзләренчә, татар һәм төрек телләре дәресләрен МПДУның Филология институты профессорлары һәм доцентлары алып барачак. «Читтән килеп тә 1-2 мөгаллим укытачак», — диде ул.

МПДУ мөгаллимәсе сүзләренчә, магистратура программасында төрки тел белеме, тәрҗемә белеме, тарих, фәлсәфә белән бәйле дәресләр укытылачак. «Уку барышында студентлар Россиядә һәм чит илләрдә практика уза алачак», — дип хәбәр итте Ландыш Латфуллина.

Әлеге юнәлешне тәмамлаучылар югары уку йортларында, фәнни тикшеренү оешмаларында, мәктәпләрдә, тәрҗемә компанияләрендә эшли алачак.

tatar-inform.tatar


Возврат к списку