Бохарада Мәрҗани хөрмәтенә өч урында истәлек тактасы
20 Февраля 2019
Бохарада Мәрҗани хөрмәтенә өч урында истәлек тактасы урнаштырылачак.
Истәлек такталарының икесе Шиһабетдин Мәрҗани укыган бинада — «Мир Араб» мәдрәсәсендә һәм ул яшәгән дип уйланылган урында — хөҗрәдә (шәкертләр яшәгән урын) куела. Ике телдә — рус һәм үзбәк телләрендә язылган такта ул яшәгән хөҗрәнең ике ягына куела. Бер такта сыйныф эченә, ә иң зур такта мәдрәсәнең эчке өлешендәге мәйданда урнаштырыла.
Мәйданда урнаштырыла торган иң зур истәлек тактасы өч телдә. Ул латуньнан ясалган,
мәйданның иң күренеп торган урынында махсус җиһазда — пюпитрда урнаштырылачак. Анда татарча (латиницада), русча, үзбәкчә «1845-1849 елларда «Мир Араб» мәдрәсәсендә мәшһүр татар дин белгече, галим һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән һәм укыган» дип язылган.
Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) — мәгърифәтче, археолог, тарихчы, дин белгече. Утыздан артык хезмәт авторы.
«Мир Араб» Бохарада XVI гасырда төзелгән. Ул Советлар Союзы вакытында да эшләгән бердәнбер мәдрәсә. Мәдрәсә бинасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән.
Хәбәр чыганагы: tatar-inform.tatar