Казан Кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге ачылды

Казан Кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге ачылды 28 Февраля 2019

Казан Кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге ачылды

2019 елның 27 февралендә татар мәдәнияте, фәне, сәнгатенең күренекле эшлеклеләре мөһим миссия белән Казан кооператив институтына җыелды – биредә тантаналы рәвештә Татар мәдәнияте үзәге ачылды. Бүгенге көндә мондый проектлар булдыру татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклауга тагын бер этәргеч булып тора.

“Мәдәният үзәге ачу идеясы үзебезнең студентлардан килде”, – дип белдерде Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева. “Институтта алты мең ярым студент белем ала, аларның бик күбесе туган телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнергә, сакларга тели. "Татар телен ничек өйрәник?", – дигән сорау белән мөрәҗәгать итүче балалар бик күп. Мондый үзәкне шул сәбәпле булдырырга булдык. Шушы нигездә телне төрле дәрәҗәдә өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар да оештырачакбыз. Үзәктә танылган, күренекле татар зыялылары белән мастер-класс, түгәрәк өстәл формаларында очрашулар уздырырга җыенабыз”, - дип өстәде Алсу Рөстәмовна.

Яңа ачылган үзәкнең җитәкчесе һәм чараның алып баручысы, озак еллар тележурналист булып эшләгән, хәзерге вакытта Казан кооператив институты хезмәткәре Флёра Абдуллина сүзләренчә, югары уку йорты нигезендә оешкан мондый оешмалар әле бер регионда да юк. “Башка төбәкләрдән безнең тәҗрибәне өйрәнергә килергә теләүчеләр булса, без булышырга әзер. Кооператив институтның ишекләре һәрвакыт ачык”, - диде ул.

Бу үзәк нигезендә татар дөньясы өчен әһәмиятле булган уникаль экспонатлар – борынгы Корьән, татар халкы тарихы һәм мәдәнияты чагылыш тапкан фотосүрәтләр – барлыгы 60 экспонат, 20 репродукция тупланган музей да эшләячәк. Алар арасында Гаяз Исхакыйның тавышы яздырылган аудиоязма, Татарстанның төрле тарихи урыннарында яздырылган видеоязмалар, Россия регионнарында, БДБ илләрендә, чит илләрдә яшәгән татарларның тормышына багышланган китаплар да бар. Экспонатларның күбесе музейга күренекле татар династияләре тарафыннан тәбрик ителде. Аларга институт ректоры тарафыннан рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ачылу тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе академиклары Мирфатыйх Зәкиев, Хатыйп Миңлегулов, Индус Таһиров, җырчы һәм шулай ук кооператив институт мөгәллимәсе Венера Ганиева, рәссам-хаттат Нәҗип Нәккаш, филология фәннәре кандидаты, професоор Фоат Галимуллин, тарих фәннәре кандидаты Дамир Исхаков, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев һәм башка күпсанлы җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, кооператорлар, вакытлы матбугат вәкилләре катнашты.

Казан кооператив институты Татар мәдәнияте үзәгендә тиз арада алда әйтеп узылган татар теле өйрәтү курслары эшләп китәчәк. Укыту телне төрле дәрәҗәдә белүчеләргә туры китерелгән белем бирү программасы буенча алып барылачак.

цткультур.JPG


Возврат к списку