Torkiyede-Tukayni-iske-alu-kichece-Ismir

Torkiyede-Tukayni-iske-alu-kichece-Ismir 30 Апреля 2019

Төркиядә Измир каласында Габдулла Тукайга багышланган кичә узды

Төркиянең Әгәй диңгезе төбәге татарлары Габдулла Тукайга багышланган кичә үткәрделәр. Бу турыда Әгәй университеты докторантура студенты Линар Хаҗиев хәбәр итә.

Чарада А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты галиме, профессор Әлфинә Сибгатуллина, Истанбулдагы Мәрмәрә университеты Төрки дөнья тикшереүләр институты фәнни хезмәткәре Ләйсән Шаһин Г.Тукайның тормышы һәм әсәрләре турында доклад укыдылар.

Төркия милли гимны белән башланган кичәне Измир татар җәмгыяте рәисе Бәхзат Акташ ачып җибәрде. Чара Төркия югары уку йортларында укучы татар студентлары Айзат Минһаҗев, Алсу Рәхмәтуллина, Гөлназ Исмәгыйлова, Ләйсән Шанлының Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләве һәм Линар Хаҗиевнең “Тәфтиләү” җырын башкаруы белән дәвам итте.

Тукайны искә алуга Маниса губернасындагы Гүрсу татар авылында яшәүче милләттәшләр дә катнашты. Алар музыкаль тамаша тәкъдим иттеләр. Санкт-Петербургтан килгән студент, кырым татары Абибулла Мумҗи Тукай шигырьләрен инглиз телендә яңгыратты. Анталия татарлары вәкиле Фәнис Зыялы да шагыйребезнең “Пар ат” шигырен сөйләде.

Шагыйрьне искә алу кичәсен татар студентлары Линар Хаҗиев һәм Искәндәр Закирова алып барды. Алар Габдулла Тукай белән бәйле видеокүренешләр күрсәттеләр, Измирдә оештырылган аш-су бәйгесендә беренче урын яулаган татар милли ризыгы пәрәмәчне таныту фильмын тәкъдим иттеләр. Чара “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

· Габдулла Тукайны тууына 133 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе 28 апрель көнне Измир мэриясе һәм Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге булышлыгы белән Измирдә оештырылды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.


Возврат к списку