Казан галимнәре галәм серләрен ача

Казан галимнәре галәм серләрен ача 15 Июля 2019

Фәнни ачышлар эзеннән

Казан галимнәре галәм серләрен ача.

Галәмдә тормыш формаларын эзләү хәзер дә астрономиянең төп мәсьәләләреннән булып кала. ХХ гасырда Кояш системасына кергән планеталарга космик аппаратлар җибәреп эзләнүләр уңышка китерми.

ХХ1 гасыр башында эре оптик телескопларны заманча җиһазландыру Кояшка якын булган башка йолдызлар янында (100-300 яктылык елы радиусында) планеталар һәм планета системалары барлыкны белергә ярдәм итә. Бүгенге көнгә берничә мең йолдыз тирәсендә 4000-ләп планета ачылган. Аларның күбесе кояш тибындагы йолдыз тирәли әйләнәләр, Кояш системасындагы Юпитер планетасы массасыннан да 20-30 тапкыр артык авырлыкта булалар.

Казан астрономнары соңгы 10 елда япон һәм төрек астрономнары белән бергәләп башка йолдызлар тирәсендәге планеталар эзләүче халыкара программада катнашалар.Бу тикшеренүләр вакытында Казан университеты галимнәре тырышлыгы белән Төркиядәге кояшлы тау битендә урнаштырылган 1.5-метрлы телескобы (ул РТТ-150 Россия-Төркия телескобы дип атала) ярдәмгә килә.turkteleck.jpg

Әлеге телескоп югары сыйфатлы спектрометр белән җиһазландырылган. Планеталар эзләү вакытында спектрометрга йодлы күзәнәк – газ хәлендәге йод молекулалары белән тукландырылган тартмачык урнаштыру таләп ителә. Бу күзәнәкне япон астрономнары әзерләде. Йод молекуласы нурланышы (спектрлары) белән янәшәдә хасил булган йолдыз нурланышын тикшерү өчен компьютер программасын төрек галимнәре язды.

10 еллык спектраль күзәтүләр программасына 50 салкын кызыл гигант йолдызны тикшерү сайлап алына. Йолдызлар эволюциясе теориясе буенча, алар тирәсендә планеталар булырга тиеш түгел. Еллар буе алып барылган күзәтүләр нәтиҗәсендә, РТТ-150 телескобы ярдәмендә берничә мең нурланыш өлгесе ачыклана, йолдызларның нур тизлеге үзгәреше тикшерелә. Әгәр йолдыз янында планета була икән, ул йолдызның пространствода хәрәкәтенә тәэсир ясый (Доплер физик эффекты буенча, йолдыз нуры сызыклары планетаның әйләнү тизлегенә карап 100 тәүлектән 1000 тәүлеккә кадәр вакытта уңга-сулга чайкала). Әмма нурланыш сызыкларының күчеше бик кечкенә, микронның берничә дистәдән бер өлешен тәшкил итә! Бу гаять кечкенә күчешне үлчәү – бик катлаулы эш, ул белгечләрдән зур әзерлек сорый.

2017 елны 10 ел буе алып барылган тикшерүләр зур ачышка китерде!

Астрономия каталогларында HD 208897 номеры белән билгеләнгән йолдызның нурланыш тизлекләрен анализлау вакытында, аның тирәсендә Юпитер планетасы массасыннан 1.4 тапкыр артык авырлыктагы планетаның 353 тәүлек эчендә бер астрономик берәмлек (150 млн. километр) ераклыгын әйләнеп узуы билгеле булды. Бу Җирнең Кояш тирәли әйләнү ераклыгына тәңгәл. HD 208897 йолдызы исә бездән 210 яктылык елы ераклыгында урнашкан.

Хәзерге вакытка, дөнья күләмендә санаганда, телескопларда йод күзәнәкләре кулланып 600-ләп планетаачылган. Әмма салкын гигант-йолдызлар тирәсендәгеләре – 100, аларның 90-ы авырлыгы ягыннан 20-30 Юпитер массасына гына тигез. Андый планеталарны табу җиңелрәк. Дөньяда Юпитер массасына якынлашкан 10 планета гына мәгълүм! Шуңа күрә Төркиядәге Казан телескобында ясалган ачыш уникаль вакыйга булып тора!

Бу Казан астрономнарының уңышлы халыкара хезмәттәшлегенә, әлеге хезмәттәшлекнең дөнья фәне дәрәҗәсендәге казаныш-ачышка китерүенә мисал да.

HD 208897 номерлы йолдыз янындагы планетаны ачу турындагы хәбәр инглиз телендә“Astronomy and Astrophysics” журналында басылып чыкты.

Бүген гигант-йолдызларның нурланышын күзәтү һәм тикшерү эше дәвам итә. Йолдызлар тирәсендә планеталар эзләү программасында Татарстан Фәннәр академиясенең “Астрофизика” үзәге фәнни хезмәткәрләре Илфан Бикмаев, Элдар Иртуганов, Алмаз Галиев, Сергей Мельников катнаша. Үзәкнең фәнни җитәкчесе – академик Наил Сәхибуллин.

И.Ф. Бикмаев, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы

Возврат к списку