Ба
Казан энциклопедистлары - Азнакайда.
2021 елның 16 мартында Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәгендә районның мәдәният һәм мәгариф системасы хезмәткәрләре катнашында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан әзерләнгән хезмәтләр - энциклопедия һәм фәнни-белешмәлек форматындагы басмалар, шулай ук Tatarica 2.0 онлайн-энциклопедиясе тәкъдир ителде. Тәкъдир итү барышында Азнакай районы башлыгы урынбасары Р.А.Галиева, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры И.А.Гыйләҗев, институтның төбәкне өйрәнү һәм социомәдәни тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Л.М.Айнетдинова, Tatarica 2.0 онлайн-энциклопедия мөхәррире Л.Ш.Дәүләтшина чыгыш ясады. Азнакай муниципаль районы хакимияте вәкилләре (район башлыгы урынбасары Р.А.Галиева һәм район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Р.Гыйләҗев) белән эшлекле очрашу кысаларында ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Азнакай муниципаль районы хакимияте арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү төзелде. Шул ук көнне институт хезмәткәрләре Азнакай төбәк тарихы музее директоры һәм музей хезмәткәрләре белән очрашты.