k

31.05.2021 2021 елның 19-22 маенда Татарстан Республикасының Мөслим авылында “Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәннән - бүгенге көнгә (этномәдәни үсеш, телләр, традицияләр һәм новацияләр)” Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарих, туган якны өйрәнүчеләр конференциясе булып узды. Институтыбызның фәнни хезмәткәре Н.А.Кореева “ 19 йөзнең беренче яртысында Казан һәм Оренбург губерналары торак пунктлары арасында сәүдә мөнәсәбәтләре үсеше” темасына доклад ясады. Наталья Анатольевнага конференциядә катнашуы турында сертификат, шулай ук Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Х.Муллин, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзасы Р.Д.Кәримов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Конференция нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгы бастырып чыгару планлаштырыла.

Возврат к списку