ka

31.05.2021

2021 елның 26 маенда институт хезмәткәрләре Н.А.Кореева, Р.Н.Шакиров һәм Р.В.Әминовлар эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Питрәч районында булып кайттылар. Сәфәрнең төп максаты “Татарстан Республикасының торак пунктлары” иллюстрацияле энциклопедиясенең өченче томын әзерләү белән бәйле булып, районның табигать һәм мәдәни мирас объектларын  фотосурәткә төшерүгә багышланды. Район хакимияте һәм Питрәч төбәк тарихы музее хезмәткәрләре тарафыннан оештыру мәсьәләләрендә зур игътибар һәм ярдәм күрсәтелде. Сәфәр барышында мәдәният йортлары, клублар, мәктәпләр һәм музей хезмәткәрләре белән ике яклап та файдалы эшлекле очрашулар уздырылды. Керәшен Сәрдәсе һәм Питрәч Төбәк тарихы музейларына институт әзерләп чыгарган китаплар бүләк ителде.


Возврат к списку